Чаллы язучысы Марс Яһудин белән очрашу (12+)

22 апрель көнне 12 нче санлы татар китапханәсе урта мәктәп яшендәге балалар өчен Чаллы язучысы Марс Яһудин белән очрашу уздырды. Очрашуда китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Марс Ягудин белэн очрашу
Язучы бн очрашу 2
Очрашу
Язучы белән очрашу
Язучы бн очрашу..

Китапханәченең чыгышы язучының иҗатын яктырткан электрон презентация белән үрелеп барды. Язучы һәр китабына тукталып, аның  язылу тарихын, китаптагы геройларның кемнәр булуын мавыктыргыч итеп сөйләде. Китаптан кызыклы фикерләрен укыды. Укучыларга әтисе Нәфикъ Яһудинның фронт блокноты (1945 ел) турында, «За Родину» (1942 ел), «Ватан өчен» (1943 ел) газеталары турында сөйләде. Укучылар кичә барышында язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Укучылар игътибарына М.Н.Яһудин китапларыннан күргәзмә тәкъдим ителде.

Укучыларыбыз туган җиребездә туып-үскән каләм әһелләренең иҗатын белергә омтылуларын күрсәттеләр. Очрашу бик күңелле узды.                                               

Марс Яһудин – язучы-прозаик, Россия язучылар берлеге һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Россия әдәби фонды һәм Халыкара әдәби фонд әгъзасы.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: